ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Siemens AG» компаниясе штаб-квартирасында булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел  Вафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «АК БАРС» БАНК» АҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «ТАИФ» ААҖ идарәсе аппараты җитәкчесе Айрат Шиһабетдинов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин һәм башкалар.

2017 елда Коста-Рика шәһәренә робототехника буенча олимпиадага Россиянең 10 регионынан 18 команда катнашачак. "Роботлар футболы" категориясендә Россиядән Мәскәүдән 3 команда һәм Татарстан Республикасы командасы катнашачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «IoT World Russia Summit» сынлы саммит катнашучылары исеменә РФ Хакимият рәисе Дмитрий Медведевтан сәламлау хаты килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Siemens AG» компаниясе штаб-квартирасында булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел  Вафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «АК БАРС» БАНК» АҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «ТАИФ» ААҖ идарәсе аппараты җитәкчесе Айрат Шиһабетдинов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин һәм башкалар.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты командасы ясалма киртәләр билгеләү буенча пилотсыз автомобильләргә иң яхшы вариан тәкъдим итте. ИТ-вуз командасы Массачусетск технологик, Кембридж һәм Пекин университетын артта калдырып, хакатонда җиңү яулады.

Ел башыннан бирле "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы аша юл кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 33 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Нәтиҗәдә 74% мөрәҗәгать буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителгән.

РФ Президенты стипендиясенә КФУның ИТИС Югары мәктәбенең 4 курс студентлары Александр Плискин һәм Айдар Шәйфутдинов лаек булдылар.

Узган ялларда Чаллы ИТ-паркының Бизнес-инкубаторында 26нчы сайлап алу узды. Чарада Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Әлмәт, Казан,  Уфа һәм башка шәһәрләр вәкилләре катнашты. Читтән торып сайлап алу турында 100ләп катнашучы булды. Аларның 20се генә экспертлар алдында чыгыш ясарга чакырылды.


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Казанда традицион рәвештә "Милләтләр кроссы" узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International