Казанда традицион рәвештә "Милләтләр кроссы" узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Чарада катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәзиев сәламлады.
Иң күп катнашучылар булган йөгерү 1 км га булды. ТР элемтә министрлыгы вәкилләре дә шушы дистанциядә катнашты.