Татарстан Премьер-министры "Ак Барс банк"ның “Яңа базарны яулау” темасына багышланган эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды. Иртәнге аш бу көннәрдә Казанда узучы "Киләчәккә караш" форумы кысаларында булды.
21-28 сентябрь көннәрендә Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак.
Бүген Казанда эш сәфәре кысаларында РФ гадәттән тыш хәлләр буенча министры Владимир Пучков Татарстанның «ГЛОНАСС +112» системасы эшчәнлеге белән танышты. Казан ИТ-паркы буенча кунакны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр минисиры Рәфис Хабибуллин һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагилов озатып йөрде.
Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) электрон юлламаларга тест үткәрә башлаган. Алар Россиядә 2018 елның 1 гыйнварында пәйда булырга тиеш. Бу этапта яңа сервис мөмкинлекләрен туроператорлар һәм турагентлар бәяли алачак.
27-29 сентябрьдә Казанда "Чикләрсез радио" халыкара фестивале узачак.
Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстанлылар "Халык контроле" системасын ничәмә-ничә ел яшәү мөхитен уңайлырак итәр өчен куллана.
2018 елның иң мөһим робототехника ярышына Россиянең 10 төбәгеннән 18 команда барачак. Ул Коста-Рикада үтәчәк.
Рөстәм Миңнеханов бүген Мюнхенда берничә Германия компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Бавария башкаласына Татарстан Республикасы Президентының ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды.
ризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) электрон юлламаларга тест үткәрә башлаган. Алар Россиядә 2018 елның 1 гыйнварында пәйда булырга тиеш. Бу этапта яңа сервис мөмкинлекләрен туроператорлар һәм турагентлар бәяли алачак.