ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Россия компанияләрендәге персоналның уртача өчтән бере имитацияләнгән фишинг хатларына ышана. Хезмәткәрләр, әгәр аларга дресс-код кертү турында хәбәр итсәләр яки корпоратив чарадан фото карарга тәкъдим итсәләр, җибәрелгән сылтамалар буенча актив күчәләр. Мегафон һәм «Касперский лабораториясе» үткәргән тренировка фишинг хатларның уртак анализы нәтиҗәләре шундый.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Ростелеком» һәм «Солар» («Ростелеком» ның бүлендек компаниясе – комплекслы киберкуркынычсызлык архитекторы) шәхси мәгълүматларның интернетка эләгүен тикшерү мөмкинлеген башлап җибәрәләр. Әелег карарны кулланучыларга ачык кулланылышка нинди шәхси мәгълүмат эләгүе турында белергә, шулай ук челтәрдә мәгълүматларны куркынычсыз саклау турында киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Түләүсез опция «Ростелеком» клиентлары һәм Т2 мобиль элемтәсе кулланучылары өчен эшләнгән.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионатын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

МТС, цифрлы экосистема, 2024 елның июнь-август айларында Татарстан халкына спамерлар һәм мошенниклардан шалтыратулар санын анализлаган. Big Data анализын кулланган антиспам-чишелешләр ярдәмендә МТС җәй эчендә 22 млн га якын кирәкмәгән чакыруны блоклаган, бу үткән ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.

Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара фестивален ачу тантанасын трансляцияләү  ВК сылтама буенча ачык була https://vk.com/video/@mck_ktits?list=9ca24ae3f29252acf6&preview=&screen=&webcast=&z=video-88813006_456239249.

26-28 сентябрьдә Казанда пилотсыз авиация системаларының «Дотянуться до неба!» ("Күккә кулыңны суз!") бөтенроссия бүленгән фестивале үткәрелә, ул Россиянең 18 шәһәрен колачлый. Ачылу тантанасында 26 сентябрьдә 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашачак.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырылган «Цифрлы технологияләр һәм хокук» III халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы әлеге университета узды. Конференция юридик фән һәм тәҗрибәнең төрле тармаклары, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен тиз үсә торган цифрлы технологияләрнең хокукый режимын тәэмин итү механизмнарына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен берләштерде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Халык инспекторы» мобиль кушымтасының эшенә һәм Татарстан Республикасы юлларындагы аварияләр темасына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International