11 декабрьдә Мәскәүдә бу елның мөһим ИТ-вакыйгалары узды - "Киләчәккә Спринт - уңыш коды!" премиясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм Спринт 2.0 акселераторының демо-көне.
Интернет-инициативаларны үстерү фонды (ФРИИ) Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә «Ватан карарлары» федераль проектын «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформация» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы төбәкләрне игълан итте һәм 10 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләде.
Татарстан Республикасы ФРИИ акселерация программаларын гамәлгә ашыруның бөтен чорында 2021 елдан 2025 елга кадәр РФнең барлык субъектлары арасында нәтиҗәлелек буенча лидер дип танылды:
"Татарстан мөмкинлекләрен бик тиз үстерә, һәм, әлбәттә, бу илкүләм проект ярдәмендә мөмкин булды: it-кадрлар, цифрлы тигезсезлекне бетерү, алга киткән эшләнмәләр һәм импортка бәйсезлек – барысы да безнең продуктлар халык файдасына эшләсен өчен. Россия төбәкләре өчен бу проектлар форматында ярдәм алу өчен менә дигән мөмкинлек. Без лидер - цифрлы трансформация регионы буларак мондый чараларны күзәтәбез, һәм илкүләм проект кысаларында моның үз җимешләрен китерүе бик шәп", - дип шәрехләде ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
Татарстан Республикасы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын актив рәвештә гамәлгә ашыра — халык өчен мөмкин булган цифрлы сервислар булдырыла, республиканың IT-экосистемасын ныгытып һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итеп, ышанычлы инфраструктурага нигез салына.