«Дәүләт инициативаларына ярдәм агентлыгы» АНО һәм «Единыйурок.рф» ММЧ редакциясе «Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы нигезләре» квалификациясен күтәрү программасын башлап җибәрәләр.
Чараның рәсми өлешендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында радио һәм элемтә тармагының мактаулы хезмәткәрләрен ведомство бүләкләре белән бүләкләү узды.
26 майдан 14 яшькә кадәрге балаларга, КФҮгә йөрмичә, Җанатар картасын рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр ата-ана бала турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында тутырса, Карта автомат рәвештә биреләчәк. Бу хакта Карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
"МегаФон" челтәрне киңәйтә, бөтен илдән гыйбадәт кылучыларны һәм туристларны җәлеп итүче урында база станциясен урнаштыра. Хәзер 40 Мбит/с уртача тизлектә тотрыклы тавыш сигналы һәм интернет эшли.
7 май һәм 9 майда «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Радио көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган архитектура-сәнгать яктыртуының бәйрәм сценарийларын кабызачак.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы 11 майда 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмарада телерадиотапшырулар объектында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
14 майда 5-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен "IT сайлау көне" һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-фестиваль узачак. Фестиваль инде өченче тапкыр үткәрелә һәм традицион рәвештә күп санлы кызыксынучы тыңлаучыларны җыя.
22 май көнне ИТ-паркның Бизнес-инкубаторына резидентлыкка 102нче сайлап алу узачак. Инде 12 ел аның командасы башлангыч стартаперларның идеяләрен гамәлгә ашырырга һәм үстерергә ярдәм итә.
3 майда Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә һәм тармакның башка оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Яңа кагыйдәләр буенча ИТ-компанияләр ел саен дәүләт аккредитациясен расларга тиеш. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп эшләп була. Быел форма 12 майдан 1 июньгә кадәр ачык булачак.