Түбән Камада "Цифрлы дәрес" узды

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген Түбән Кама шәһәренең Кама Артегында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендә «Цифрлы дәрес» үтте. Чара 2023 елда федераль бюджет акчаларыннан чараларны финанслау мәсьәләсе буенча 15 нче ведомствоара эш төркеме утырышы кысаларында уздырылды.

Дәресне «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Руслан Власов һәм алга этәрү директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева үткәрде.

Яшь катнашучыларга интерактив форматта тарихи контекстта цифрлаштыру, ясалма интеллект һәм нейросетьләр куллану, ИТ-индустрия һәм стартап-берләшмә үсеше перспективалары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, республикада «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты максатларына туры китереп, бөтенроссия «Цифрлы дәресләр»ен үткәрү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International