Колледжларга гаризалар кабул итү сервисы Дәүләт хезмәтләре порталында эшли башлады. Документларны чикләнмәгән санда уку йортларына тапшырырга мөмкин. Һөнәрләр, уку юнәлешләре һәм формаларның теләсә кайсы сайларга мөмкин. Сервиска 36 төбәктә 1129 колледж кушылган инде. Кабул итү кампаниясе башланганнан соң аларның саны артачак.
Көндезге уку формасына гариза бирү вакыты:
- иҗади һөнәрләр өчен - 10 августка кадәр;
- калганнары өчен - 15 августка кадәр.
Көндезге уку формасына буш урыннар калса, документлар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылачак. Башка уку формаларына кабул итү вакытын һәр колледж үзе билгели.
Шәхси кабинетка гариза биргәннән соң, Дәүләт хезмәтләрендә аны карауның барлык этаплары, өстәмә керү сынауларын үткәрү датасы һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат киләчәк.