ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә ачык мәгълүматлар буенча Совет кысаларында "Яндекс" һәм Татарстан Республикасы арасында килешүне имзалау тантанасы булды. Чарада Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Документның бурычы - "Яндекс"ның республика тәкъдим итәчәк мәгълүматларын эшкәртү буенча зур күләмле эш башкару. Хәзерге вакытта төбәктә компаниянең берничә проекты эшли, алар - «Яндекс.Карты» һәм «Яндекс.Транспорт». Шулай ук ТРда "Open Data" нигезендә кайбер Хөкүмәт проектлары тормышка ашырылган. Аларның иң популяры - "Халык контроле".

Кичә Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторының 18нче сайлап алу нәтиҗәләр билгеле булды. 18 проект арасыннан экспертлар тарафыннан 5 көчлесе сайлаып алынды.

16 июнь ТР Хөкүмәте йортында Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы нәтиҗәләренә багышлан брифинг узачак.  Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.

ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Ачык мәгълүматлар буенча совет” Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнаша. Биредә ул Татарстан Республикасы ачык мәгълүматлары системасы турында сөйләячәк.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр хисабы һәм мониторингы” мәгълүмати системасында 5 847 сигнал карталары кертелгән, учетка 3 838 гаиләдән 7 309 балигъ булмаган балалар куелган.

«Электрон Татарстан» инфоматларына юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларгны түләү сервисы өстәлде. Хәзер штрафларны УИН номеры аша түләп була.

«ПРОФ-IT» региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары бөтенроссиякүләм бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. 

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
8-10 июнь көннәрендә Иннополис шәһәрендә бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы узды.

2015 елның 5 ае эчендә “Табибка приемга язылу” электрон хезмәте белән Татарстан яшәүчеләре 2,1 млн тапкыр язылганнар.


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров рәми рәвештә Иннополис шәһәрен ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International