ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
IBM компаниясе Иннополис инновацион спутник шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булырга теләк белдерде. Кичә бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинвов Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Петербургта халыкара икътисади форумда катнаша. Программа кысаларында IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео  белән дә очрашу планлаштырылган.

«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 60 577 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 52 503 индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 42 529 договор төзелгән.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Казанда кичәге ураганнан соң кайбер урыннарда агачлар ауган һәм берничә йортның түбәләрен купкан.

26 июнь – КФУның ИТИС Югары мәктәбендә “Ачык ишекләр көне”.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 15 июнендә табибка кабул итүгә электрон рәвештә язылу елның иң югары күрсәткече теркәлде – 25 777 язылу.

Татарстан командасы 8-10 июнь көннәрендә Иннополис шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы категорияләренең берсендә җиңү яулады.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис Университетының вузга кадәр укыту эшчәнлеге буенча проекторы Сергей Масягин хәбәр итте. Ул Татарстанда икенче ел рәттән уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре белән таныштырды.

Инде икенче ел Татарстан Республикасы РТРЦ иң яхшы РТРС филиалы булып табылды. Беренче тапкыр 2011 елда.


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 15 июнендә «МегаФон» һәм Иннополис Университеты мобиль һәм фиксацияләнгән элемтә хезмәтләрен тәкъдим итүгә контрактка кул куйдылар.

Бүген Мәскәүдә “Ачык мәгълүматлар буенча совет” Хөкүмәт комиссиясе утырышында узды. Утырышта РФ министры Михаил Абызов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, “Яндекс” компанияләр төркеме генераль директоры Аркадий Волож, “Яндекс” ҖЧҖ генераль директоры Александр Шульгин һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International