2015 елның 15 июнендә табибка кабул итүгә электрон рәвештә язылу елның иң югары күрсәткече теркәлде – 25 777 язылу.
Татарстан Республикасы яшәүчеләре табибка кабул итүгә электрон рәвештә ТР дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр Порталы аша 6446 тапкыр, терминаллар кулланып 9226 тапкыр, “Электрон Татарстан” инфоматлары аша 20 тапкыр, IOS системасы өчен мобиль кушымта белән 120 тапкыр, Android система өчен мобиль кушымта белән 203 тапкыр һәм кабат кабул итүдә дәвалаучы табиб ярдәмендә 9 762 тапкыр язылганнар.