IBM компаниясе Иннополис инновацион спутник шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булырга теләк белдерде. Кичә бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Бруно Ди Лео әфәнде Рөстәм Миңнехановка IBM яңа бүлекчәсе – клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылу тантанасында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, IBM Татарстан базарында актив эшли, шул исәптән «ICL-КПО ВС» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Бруно Ди Лео Татарстан Республикасында бизнесны үстерү, хезмәткәрләр санын арттыру планнары турында сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, компания Иннополиска күчәргә җыена.
Шул уңайдан компаниянең «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты статусын алу шартлары һәм Иннополис территориясендә урнашуның өстенлекләре турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җентекләп сөйләде.