Татарстан «ПРОФ-IT»-2015 бәйгесенең финалына узды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«ПРОФ-IT» региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары бөтенроссиякүләм бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Тәкъдим ителгән 155 проектка Россия Федерациясенең 85 субъектыннан  башкаручы хөкүмәт региональ органнары бәя бирделәр.

Бәйгенең оештыру комитеты мәгълүматлары буенча бу елны бәйгегә 170 проект тәкъдим ителггән, аларның 155е икенче этапка үткән.

Татарстан бәйгенең 3 номинация буенча финалга узды:

  •  «Кадровая служба Республики Татарстан (Системы для внутренней автоматизацииноминациясе);
  • «Школьная карта проекты (“IT в образовании” номинациясе);
  • Информационно-аналитическая система агропромышленного комплекса Республики Татарстан” (“IT в сельском хозяйстве номинациясе).

Бәйгенең нәтиҗәләре 6-7 июль көннәрендә Ханты-Мансийский шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International