Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
8-10 июнь көннәрендә Иннополис шәһәрендә бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы узды.

Яңа шәһәргә Россия финалына РФ нең 45 төбәгеннән 700 катнашучы килде. Алар үз субъектларында робот техникасы ярышларында финалга чыгучылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, яшьләр агымдагы елның ноябрендә Доха (Катар) шәһәренә 12 нче бөтендөнья роботлар олимпиадасында үз илләре данын яклый ала.

Робот техникасы олимпиадасы ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов һәм башкалар катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре сылтама буенча:  http://robolymp.ru/rro/results

Чараның мәгълүмати партнерлары: Популярная МеханикаRUNET-IDHeadHunterЧердакNewtonewЗанимательная РобототехникаКомпьютерраApptractorжурнал ТатарстанРеальное ВремяInnoSpaceExpozillaАйти-СобытиеДневник.руСотняICT-Online.ruАссоциация электронных коммуникацийЭкспир и Всероссийский Учебно-методический Центр Образовательной Робототехники.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда «Иннополис» университеты Казанда узган бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабын оештырды. Университет 2018 елга кадәр робот техникасы буенча олимпиада үткәрү хокукын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International