Бүген «Байтик» лагерендә IT-Jump проекты катнашучылары ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белән очрашты.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тагын 3 өстәмә мәгариф оешмасы хезмәтләрен түләп була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга (Канада) эш сәфәре белән килде. Шулай ук Татарстан Республикасы рәсми делегациясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та бар.
Яңа уку елы башлану белән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәгенә мәгариф өлкәсендә электрон хезмәтләр алу буенча мөрәҗәгать саны артты.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова региональара компетенцияләр үзәгендә («Межрегиональный центр компетенциий») булды.
Татарстан Республикасы территориясендә мобиль телефон аша ялганлау очраклары артты. Башта абонентка смс килә, анда аның хисабына акча күчкән дигән мәгълүмат күрсәтелә. Аннары тагын бер смс килә, анда хата булган, акчаны кире кайтаруны үтенү смсы килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен хисаптагы акчаны тикшерергә киңәш итәбез.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елның 21-25 сентябрь көннәрендә Швейцариядә G-20Y саммитында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.