Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Чыгышында ул: "Дөньякүләм дәрәҗәдә IТ-университет эшләп килүче Иннополис шәһәренә без зур өметләр баглыйбыз. Бүгенге көндә бу югары уку йорты абитуриентлар кабул итүнең сыйфаты ягыннан илебездә иң яхшы ун университет арасында. Иннополиска резидентлар һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк." - диде.
Шулай ук Президент "Халык контроле" системасына карата да фикерләрен җиткерде: "Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгына «Халык контроле» системасын камилләштерү белән беррәттән, халыкның иҗтимагый әһәмияткә ия проектларда катнашуын да тәэмин итәргә кирәк. Хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен дәвам итү мөһим. Бу – коррупциячел күренешләрне киметүнең иң нәтиҗәле чарасы. Моннан тыш, күпфункцияле үзәкләр күрсәтә торган хезмәтләрне арттыру түрәләр белән турыдан-туры элемтәгә керү заруриятен юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Аларның эшчәнлегенә «тормыштагы төрле хәлләр буенча бер тәрәзә» принцибын кертү бурычы тора. Мәсәлән, бүгенге көндә бала туганнан соң гаиләгә ким дигәндә биш төрле инстанциягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлеге яңалык бу процедураны күпкә җиңеләйтәчәк, бер гариза нигезендә бер урында берничә төрле хезмәт күрсәтеләчәк."