Татарстан Республикасы территориясендә мобиль телефон аша ялганлау очраклары артты. Башта абонентка смс килә, анда аның хисабына акча күчкән дигән мәгълүмат күрсәтелә. Аннары тагын бер смс килә, анда хата булган, акчаны кире кайтаруны үтенү смсы килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен хисаптагы акчаны тикшерергә киңәш итәбез.