Apple Store һәм PlayMarket өчен «ТР хезмәтләре» («Услуги РТ») мобиль кушымтасы яңа версиясе чыгарылды. Мобиль кушымтасыны дизайны яңартылды, сервисларның эшләре оптимизацияләнде һәм яңа функцияләр өстәлде.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында транспорт чараларының конструкцияләрен үзгәртергә документларны тапшырыр өчен ЮХИДИ бүлегенә (Оренбург тракты, 5 йорт) язылырга мөмкинлек булдырылды.
2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров.
Хәзер яшәү минимумы аз булган гаиләләр бала өчен ай саен бирелә торган пособие алуга гаризане электрон рәвештә дә биреп була.
24-25 октябрь көннәрендә Россия делегациясе Сингапурда техник мәгариф институтында һөнәри мәгариф системасын өйрәнү максаты белән булды. Әлеге эш сәфәре World skills ярышларына әзерләнү кысаларында узды.
2016 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмәне бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Халык контроле” системасында “авыл хуҗалыгы” категориясе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе хаклары буенча да мөрәҗәгатьләр кабул ителү турында хәбәр итә.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
19-21 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә «Электрон киләчәккә караш» бөтенроссиякүләм конференциясе үтте. Конференция кысаларында электрон торак-коммуналь хуҗалык, IT өлкәсендә мәгариф, технопарклар үсеше темалары буенча сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.