Казанда яшәүче ел дәвамында «Халык контроленә» 1200 мөрәҗәгать юллаган

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Казанлы 2016 елда «Халык контроленә» 1200 мөрәҗәгать юллап, әлеге системага мөрәҗәгатьләр юллау буенча лидер булган. Аларның күбесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы булган. Бу хакта бүген 2016 ел йомгаклары һәм 2017 ел планнарына багышлап Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерделәр. 

«Казанда яшәүченең 1200 мөрәҗәгатеннән 900ы уңай нәтиҗә алды, – дип сөйләде брифинг барышында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкиле Сария Сабурская. – Безнең шундый активистлар бар, без алар белән элемтәгә кереп, үтенеч үтәлгәнме-юкмы икәнен сорыйбыз».

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Ул республикадагы барлык төр проблеманы хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Аның өчен IOS һәм Android операция система базаларында сайт һәм мобиль кушымта бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International