Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).
Очрашу Казан төзелеш көллияте территориясендә узды (Казан, Липатов ур., 25).
Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев озата йөрде.
Очрашуны ачып, Алексей Песошин чемпионатта җиңүчеләрне Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
“Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионат 76 компетенция буенча үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Ышанам, сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтте”– диде ул.
2019 елда Казанда дөнья күләмендәге зур вакыйга булачак – эшче һөнәрләре буенча бөтендөнья чемпионаты WorldSkills Competition, дип искә алды А.Песошин.
“Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш, - дип ассызыклады А.Песошин. Әлеге хәрәкәттә Россия Федерациясенең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша”.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, WorldSkills эшче һөнәрләренең абруен һәм сыйфатын күтәрү инструменты, икътисад тармагына профессионалларны әзерләү чарасы.
Аерым рәхмәт сүзләрен А.Песошин, бу чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен кирәкле ярдәм күрсәткән предприятиеләргә – чемпионат хәрәкәте партнерларына, милли экспертларга һәм “Ворлдскиллс Россия” берлеге вәкилләренә белдерде.