Иннополис Университеты Любляна Университеты, Словениянең сәүдә-сәнәгать палатасы һәм ISKRATEL компаниясе белән килешү төзеде

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдә Мәскәүдә Россия-Словения бизнес-очрашуында яклар килешү төзеделәр. Бизнес-очрашу Россиягә Словения Республикасының Президенты Борута Пахора килү кысаларында булды.

Документларны Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов, Любляна Университеты ректоры Иван Светлик, Словениянең сәүдә-сәнзгать палатасының  халыкара килешү үзәге директоры Анте Милевой һәм ISKRATEL компаниясе генераль директоры Желько Пулич имзалады.

Килешү мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәләрендә белгечләр әзерләү, уртак тикшеренү проектлары булдыру юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International