ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә Швециядә Гетеборг шәһәрендә EuroSkills 2016 чемпионаты ачылды. Ачылышта Татарстан вәкиләре дә катнашты, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәс социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында күпфункциональ үзәкләргә бизнес өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен язылу мөмкинлеге булдырылды..

1-11 декабрьдә Бөтенроссиякүләм  язылу декадасы узачак. Декада кысаларында барлык Россия Почтасы бүлекләрен, шулай ук сайтта газеталарга һәм журналларга ташламалар белән язылып булачак.

 «Хокук актлары проектлары буенча җәмәгать фикере» сервисында ике яңа закон проекты өстәлде.

 

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге хезмәткәренә язылу» сервисы булдырылды. Мәгариф бүлеге Шуртыгин урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан. Язылу балалар бакчасына язылу буенча барлыкка килгән сорауларны хәл итү өчен эшләнелгән.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яшел Үзәндә Россия өчен униаль булган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» инновацион проекты гамәлгә ашырыла.  Кичә 7 меңенче бирелде.

Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

 «Халык инспекторы» яңартылган кушымтасында юл кагыйдәләрен бозу турында яңа категорияләр өстәлде.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та чыгыш ясады.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Kazan Startup Weekend ачылышында Татарстанда эшмәкәрләр потенциалын ачуда ярдәм итүче система булдырылды, дип белдерде. Тантаналы ачылыш бүген Казан ИТ-паркында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International