Казанда илнең 62 төбәге командасы WorldSkills чемпионаты финалында катнашу өчен көч сынаша

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Казанда 23 марттан 28 мартка кадәр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills-2017 Бөтенроссия сайлап алу ярышлары үтәчәк.

Ярышларда Россия төбәкләреннән килгән җыелма командалар «Мәгълүмати кабель челтәрләре», «ИТ-бизнес өчен программалар», «Веб-эшләнмә», «CAD инженер дизайны», «Челтәр һәм системалы администрлаштыру» компетенцияләре буенча көч сынашачак. Алар Краснодар краенда май аенда үтәчәк «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) чемпионатының 5нче Илкүләм финалында катнашу хокукы өчен көрәшәчәк.

Сайлап алу ярышларында Россиянең 62 төбәгеннән 133 катнашучы һәм 148 эксперт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International