21 март югары технологияләр өлкәсендә технопарк “ИТ-паркта” физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен «inIT» мәгариф программасы эшли башлады.
Әлеге курслар Global Shapers Сommunity Казан бүлеге ярдәмендә ИТ-парк һәм «Интеграция» региональ җәмгыяти оешмасы тарафынннан оештырыла.
«inIT» программасында катнашырга 91 кеше гаризә җибәргән булган. Катнашучылар географиясе: Татарстанның һәм Россиянең эре шәһәрләре (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Брянск, Сыктывкар һәм башкалар), шулай ук Украина һәм Казахстан шәһәрләре.
Мәгариф программасының беренче төркеменә 10 катнашучы сайланып алынды. Иң олы катнашучыга 45 яшь, иң кечесенә - 25 яшь. Катнашучылар 4 ай эчендә бушлай программалыштыруга өйрәнәчәк.