ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Цифрлы алга китеш 2021» Бөтенроссия конкурсының өченче сезонына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Сайтта теркәлү узарга һәм ИТ-белгечләрнең иң зур команда ярышларында катнашырга мөмкин: https://leadersofdigital.ru/


16
март, 2021 ел
сишәмбе

RIGF (Russian Internet Governance Forum) интернет белән идарә итү буенча XI Россия форумына теркәлү дәвам итә. Чара 7-9 апрельдә онлайн-форматта узачак. Сайтта теркәлгәннән соң, форумда бушлай катнашырга мөмкин: https://rigf.ru/.


12
март, 2021 ел
җомга

Ел ахырына кадәр илнең барлык төбәкләрендә «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Санлы дәүләт идарәсе» федераль программасы кысаларында булдырыла торган «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» кире элемтә платформасы (ПОС) эшләтеп җибәреләчәк.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Цифрлы алга китеш» конкурсын оештыручылар – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы флагманнарының берсе, – дип хәбәр иттеләр бушлай бизнес-акселераторга теркәлү башлануы турында. Гаризаны 25 мартка кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://accel.leadersofdigital.ru/.


6
март, 2021 ел
шимбә

Россия Хөкүмәте Рәисенең Цифрлы үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Чернышенко Иннополиста «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздыра. Визит барышында вице-премьер республиканың төп санлы проектлары белән танышты, алар турында аңа Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт Советында узган семинар-киңәшмәдә республиканы цифрлы трансформацияләүнең төп процесслары турында сөйләде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башка депутатлар катнашты.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Ак Барс Банк командалары тарафыннан эшләнгән «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү платформасы Zabota.Tatar.ru кушымтасында һәм веб-версиясендә республиканың барлык халкы өчен дә ачык. Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта яңа сервис мөмкинлекләре турында Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов сөйләде.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International