"Кайгырту" кушымтасында 2000нән артык татарстанлы катнашты

2021 елның 5 феврале, җомга

Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).

Исегезгә төшерәбез, «Забота» яңа сервисы Татарстанда узган атна азагыннан эшли башлады. Бер кушымтада яшәүчеләр республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында бөтен мәгълүматны алып кына калмыйча, берничә гади адымда түләү алу өчен гариза да яза ала.

Бүгенге көндә кушымтага кергәндә кулланучыларны каршы алучы чат-бот белән 3,5 меңнән артык кеше аралашкан. Кушымта аша ярдәм итү чараларын алу өчен барлыгы 323 гариза бирелгән.

Хәзер кушымта аша 8 ярдәм чарасын рәсмиләштерергә мөмкин. Икенче квартал ахырына кадәр сервисны татар теленә күчерү, шулай ук 7 яңа ярдәм чарасы өстәү планлаштырыла.

Кушымтаны күчереп алырга мөмкин:  App Store и Google Play Платформаның Веб-версиясен сылтама буенча карарга була - https://zabota.tatar.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International