Бүген Россиянең Дәүләт Советы депутатлары Казандагы ИТ-паркта Татарстанның социаль проектлары белән таныштылар.
Яр Чаллы ИТ-паркы яңа стартаплар эзли. 2-3 декабрь сайлап алу турлары узачак. Яңа заманча технологияләр проектлары авторлары яңа идеяләр тәкъдим итәчәкләр.
Футбол буенча дөнья чемпионатына җанатар паспорты алу буенча теркәлү ачык. Тулырак мәгълүмат - fan-id.ru сайтында.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәте Порталында нинди ярдәм алып була? Ничек теркәлергә? барлык сорауларга җавап 2 ноябрь Татарстан радиосында тыңлап булыр.
Казан ИТ-парк резидентлары "Айда Инвест" 14нче Глобаль технология симпозиумында AGRARIUM цифр артелен официаль тәкъдим иттеләр. Белгечләр әйтүенчә, заманча технологияләр бөтендөньядан агро-техно эшмәкәрләрне Халыкара кулланучылар кооперативына берләштерә.
11-15 декабрь көннәрендә Иннополис Университетында илнең санлы икътисадын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлгән DigitalSkills – информацион технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча тармаклы чемпионат узачак.
24-26 ноябрь көннәрендә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы Kazan Startup Weekend 2017 – технология эшмәкәрлеге тармагында иң көтелгән һәм престижлы чараны оештыра.
Табиб кабул итүенә язылу – Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе.
Узган ял көннәрендә Казанда I республикакүләм «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» әти-әниләр форумы узды.
Казанда «Лучший водитель 2017» Бөтенроссия профессиональ осталык бәйгесенең макрорегиональ этабы үтте.