Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында 2017 елгы эшкә йомгак ясалды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2017 елда Татарстанда элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 7 процентка артып, 33,7 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

Казанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында уза торган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша.

Иң элек рәсми затлар Татарстанда IT-индустриянең соңгы эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. Алар торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә автоматлаштыруга корылган проектлар.

Министр элемтә, телекоммуникацияләр, Интернет таралышы, почта элемтәсе, электрон хезмәтләр һәм башкалар турында сөйли.

Роман Шәйхетдинов тармакта 3,5 меңгә якын оешмада 35 меңнән артык кеше эшләгәнен әйтте. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы 7 процентка артып, 33,7 мең сум тәшкил иткән. Тармакның тулай кереме структурасында зур өлешне кәрәзле элемтә, мәгълүмати технологияләр алып тора.

Элемтә һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, министр Татарстанда инфраструктур опоралар кую буенча проектны гамәлгә ашыру турында билгеләп узды. Алар кәрәзле элемтә операторларына җайланмаларын урнаштыру өчен кирәк. Мондый опоралар элемтә сыйфаты түбән булган социаль әһәмияткә ия урыннарда куела. Бүген республикада шундый 137 мәйданчык төзелгән. "2018 елда инфраструктура опораларын Казанда төзи башлыйлар. Шулай ук, быел Иннополиста һәм Казанда бишенче буын 5G челтәре мөмкинлекләре сыналачак", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International