Цифрлы телевидениегә күчү планлаштырылганга, торак йортларда цифрлы сигнал кабул итү өчен, инфраструктура кирәк. Әлеге мәсьәләне бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
Министр әйтүенчә, бүген түләүсез цифрлы ТВ-каналларны күп фатирлы 15 мең торак йортның 36 проценты гына кабул итә ала.
"Бу юнәлештә муниципаль берәмлекләрдә эш башкарырга кирәк. Татарстанның дүрт районында эфир тапшырулары ТВ-челтәрен модернизацияләү көтелә. Бу - Алексеевск, Зәй, Түбән Кама, Нурлат районнары", - диде ул.