Иннополис Университетында 2018 елда грант алыр өчен кандидатларны сайлаячаклар

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Иннополис Университетында грант системасы буенча ИТ-югары уку йортында белем алу өчен сайлап алу турлары бара. Белем бирү гранты ИТ-югары уку йортында укыр өчен 100% бәясен яба һәм айлык стипендия биреләчәк. 

Беренче сайлап алу турында Россия, Казахстан, Үзбәкстан һәм США илләреннән 74 кеше катнашты. Катнашучылар инглиз теленнән, математика һәм программалау буенча тестлар уздылар. Результатлар барлык сайлап алу турларыннан соң билгеле булачак. 

Икенче сайлап алу турлары 9-10 февраль көнне узачак. Катнашыр өчен https://apply.innopolis.ru/get-in/ бу сайтка кереп профильне тутырырга һәм тест узарга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International