Бу көннәрдә Пермьдә Цифрлы үсеш лидерларының төбәкара киңәшмәсе уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаша.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Төмән өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнде. Төмәнгә эш визиты 22-23 нче гыйнварда булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КБАО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм экспертлар белән 20-24 нче майда Казанда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2016 VII Милли чемпионаты финалына Татарстан Республикасыннан ИТ-блок конкурсантларын әзерләүнең барышы турында киңәшмә уздырды.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы киңәшмәсе 5 нче февральдә Попова ис. технопаркта узачак. (Иннополис шәһәре).
Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МКҮ-КТИТС) 9-11 сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын 26 нчы гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә ачык ишекләр көненә чакыра .
Россия Почтасы «Үз ишегеңне зәңгәр төсләрдән ач» дигән иҗади балалар конкурсы башлану турында игълан итә, аның җиңүчеләре 2019 ел дәвамында Артек лагерьларының почта комиссарлары булу мөмкинлеге алачак.
Узган ял көннәрендә Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Россети» эре энергетика компаниясе менеджеры белән Цифрлы трансформация юнәлешендә Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына космик элемтә спутнигында 21 нче гыйнварда планлаштырылган регламент-профилактик эшләр турында хәбәр итә.
Узган ялларда Иннополис Университетында робохакатон узды, анда Казан, Йошкар-Ола, Уфа, Иннополис, Екатеринбург, Чаллы һәм Арчадан 9-11 сыйныф укучылары Ардуино электрон конструкторы нигезендә роботлар җыйдылар һәм физика һәм математика буенча бурычларны хәл иттеләр.
Югары дәрәҗәдәге .tatar доменын популярлаштыру максаты белән Татарстан Республикасы Региональ доменының Координация үзәге REG.RU домен исемнәрен аккредитацияләнгән регистраторы белән берлектә акция үткәрәләр: тиешле шартлар белән үтәлгәндә беренче 100 гариза бирүче үз мәгълүмат ресурсын булдыру өчен домен исемен һәм хостингны бушлай ала алачак.