Чаллыда Open Innovations Startup Tour өчен гаризалар кабул итү 21 нче мартка кадәр дәвам итәчәк

2019 елның 19 марты, сишәмбе

1 һәм 2 апрель көннәрендә Яр Чаллыда перспективалы инновацион проектлар эзләү буенча Россиядә һәм БДБда иң зур булган Open Innovations Startup Tour төбәк этабы узачак. Стартаплар конкурсында катнашучылар 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк өчен көрәшәчәк.

Конкурска гаризалар 21 нче мартка кадәр кабул ителә. Startup Tour программасында яңа эш башлаучы һәм тәҗрибәле технологик эшмәкәрләр катнаша ала. Быел конкурс өч юнәлеш буенча үткәрелә: индустриаль һәм энергетика технологияләре, мәгълүмат технологияләре, медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнология. Конкурсның барлык җиңүчеләре Startup Village — Россиядә һәм БДБда иң эре стартап-конференциягә чакыру алачак.

Чаллыда Open Innovations Startup Tour «Цифрлы төбәк» белем бирү һәм эшлекле программасында катнашырга 2 нче апрельгә кадәр мөмкин, сайтка теркәлү теләге булган һәркем өчен ачык. Чара «ИТ-парк» мәйданчыгында (Чаллы ш., Машина төзелеше ур., 91) узачак, керү ирекле.

Фото: Open Innovations Startup Tour оештыру комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International