ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Биш ял көне дәвамында республика халкы гомуми изоляция чорында өйдән чыгу өчен 2 млн 133 меңнән артык санлы пропуск сораган.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда 6 майдан зиратларга бару өчен цифрлы үткәргечләр булачак. Тиешле үзгәрешләр ТР Министрлар Кабинетының 30 апрельдә чыккан карары белән кертелгән.


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

6 нчы максат иң популяр булып кала. Өч ял көне эчендә халык дачага чыгу өчен 915 мең тапкыр диярлек пропуск алган.

Татарстанда бөтен Россиядән программистлар өчен ит-конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Май ахырында «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн-хакатон узачак, анда бөтен илдән IT-белгечләр катнаша алачак.


1
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән бөтен илдән ИТ-белгечләр өчен «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн - хакатон конкурсы старт ала.

Татарстанда коронавирус йогышы белән пациентларны дәвалауда катнашкан табиблар һәм медицина персоналы өчен махсус тариф эшли башлады.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 6 маеннан 9 маена кадәр Россия Почтасы хезмәткәрләре ветераннарга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1 миллионнан артык персональ котлау юллый.

65 яшьтән узган республика халкы дачага чыгу өчен үз-үзеңне изоляцияләү урыннарыннан чыгарга мөмкин. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына тиешле үзгәрешләр РФ Министрлар Кабинетының 2020 елның 29 апрелендәге 349 номерлы карары белән кертелгән.

Республика цифрлы үткәргечләр сервисында йорттан үз - үзеңне изоляцияләү чорында чыгу өчен яңа, уникенче максат - ачык һавада спорт белән шөгыльләнү барлыкка килде. Яңа максатны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Татарстанда гамәлдә булган цифрлы үткәргечләр системасына үзгәрешләр кертелде: гомуми изоляция чорында дачага чыгу өчен рөхсәтләрне рәсмиләштерү өчен чикләүләр өлешчә бетерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International