ПХИФ-2022дә вице-премьер Дмитрий Чернышенко «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын оештыручы шәһәрне игълан итте. Ул Казанда 2024 елның февралендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы белән "Компания ВК" ҖЧҖ арасында мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Компания ВК" генераль директоры Владимир Кириенко куйдылар.
Форум эшендә Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнаша.