Бүген Петербург халыкара икътисади форумы башлана

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

25 нче Петербург халыкара икътисади форумы 15-18 июньдә уза, анда 90нан артык ил вәкилләре катнашачак. Быел форумның төп темасы "Үзгәргән дөньяда яңа мөмкинлекләр эзләү" булачак.

Гадәттәгечә форумда Татарстан Республикасы делегациясе катнаша, берничә килешүне имзалау көтелә.

Форумның төп эшлекле программасы Россия икътисадының глобаль һәм технологик үсеше, кеше потенциалын үстерү мәсьәләләренә багышланган дүрт тематик юнәлешкә бүленгән. "Заманча технологияләр — кешелеккә: җаваплы киләчәк булдырып" трекындагы дискуссияләр цифрлы суверенитетка, мәгълүмати куркынычсызлыкка, төрле тармакларны цифрлаштыруга кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International