ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «Татмедиа» Республика агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасының үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның потенциалы һәм нәтиҗәлелеген Дагыстан һәм Белгород өлкәсе бәяләгән инде, алар Татарстан системасын төбәкләрдә гамәлгә кертү мөмкинлеген карый. Исегезгә төшерәбез, «Социаль регистр» РФ субъектлары социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында Татарстанга җиңү китергән өч проектның берсе булды.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында «Россия Федерациясенең цифрлы авыл хуҗалыгы» түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Липецк өлкәсе делегациясенә дәүләт экологик күзәтчелеге өлкәсендә IT-карарлар булдыру һәм куллану тәҗрибәсе турында сөйләделәр.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Сочида инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Татарстан берьюлы өч номинациядә җиңү өчен бүләкләр алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International