Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).
30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Берничә көн эчендә республиканың 4000ләп укучысы яңа цифрлы ярдәмчедән актив файдалана.
Татарстанның 447 000 укучысы яңа цифрлы ярдәмчегә – «Мин – мәктәп укучысы» суперсервисына керә алды. 30 сентябрьдән кушымтаны IOS һәм Android платформаларында берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә күчереп алырга мөмкин. Сервис һәм йөкләп алу өчен сылтама турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.
18-23 сентябрьдә DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатоннарының Бөтенроссия сериясенең финал этабы узачак. Ярышта катнашу өчен гариза бирергә һәм 1 350 000 сумлык приз фонды өчен көрәшергә мөмкин сайтта - https://dshkazan.ru/final. Анкеталар кабул итү 15 сентябрьгә кадәр ачык.