ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Федераль суд приставлары хезмәтенең яңа сервисы эшли башлады, ул бурычлыларга һәм түләүчеләргә онлайн режимында башкарма производство барышы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Халык ашыгыч ярдәм чакыруга яки медицина учреждениеләренә шалтыратуга бәйле проблемалар турында хәбәр итә ала торган сервис эшли башлады.


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында бурычлы һәм түләтүчеләргә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенә электрон формада башкарма производство буенча гаризалар, үтенечнамәләр, аңлатмалар, отводлар һәм шикаятьләрне җибәрергә мөмкинлек бирә торган яңа сервис эшли башлады. Сервис физик һәм юридик затлар өчен ачык.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында эшкә сәләтсезлекнең электрон листоклары сервисы эшли башлады, мәгълүмат порталга РФ Социаль иминият фондыннан киләчәк.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү сыйфатын дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бәяли алалар. Фикер, шикаять яки тәкъдимне кире элемтәнең махсус формасы аша калдырырга мөмкин - https://www.gosuslugi.ru/10090/1


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу елның җәендә Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында вузларга керү өчен документларны дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу вакыт эчендә "вузга онлайн кер" суперсервисыннан 20 меңнән артык абитуриент файдаланган, алар 70 меңгә якын гариза биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International