Россия Дәүләт хезмәтләрендә мәктәп туклануын бәяләү сервисы эшли башлады

2020 елның 18 сентябре, җомга

Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү сыйфатын дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бәяли алалар. Фикер, шикаять яки тәкъдимне кире элемтәнең махсус формасы аша калдырырга мөмкин - https://www.gosuslugi.ru/10090/1

Сервисны порталда расланган хисап язмасы булган кулланучылар карый ала. Туклану системасын оештыруны бәяләү өчен, бала укый торган шәһәрне, мәктәпне сайларга һәм кайбер сорауларга җавап бирергә кирәк.

Мөрәҗәгатькә җавап шәхси кабинетка, шулай ук гариза бирүченең электрон адресына 15 көн эчендә килеп җитәчәк.

"Бу сервис мәктәп туклануы өлкәсендә җәмәгать контроле механизмына әвереләчәк. Дәүләт хезмәтләре аша җыелган ата-аналардан кире элемтә киләчәктә карап тикшерү өчен мәктәпләргә киләчәк. Шулай ук РФ Хөкүмәте Аппараты һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең барлык төбәкләрендә дә мәктәп туклануы вәзгыяте буенча җыелма хисапларны электрон рәвештә алачак", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының цифрлы дәүләт идарәсе департаменты директоры Сергей Цветков.

Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү системасы 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International