ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында коронавирусны профилактикалау белән бәйле яңа сервис эшли башлады. Хәзер COVID-19 тестының нәтиҗәләре Дәүләт хезмәтләрендә кулланучының шәхси кабинетына йөкләнәчәк. Проект Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының веб-версиясен кулланучылар квалификацияле электрон култамгалар турында мәгълүмат белән таныша алалар.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның февраленнән июнь аена кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша республикада яшәүчеләр республика мәктәпләренең беренче сыйныфларына укырга керү өчен 3650 гариза биргән. Бу сан узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 8,4 тапкыр артыграк.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында "Вузга онлайн керү" суперсервисы эшли башлады. Аның ярдәмендә мәктәпне тәмамлаучылар, чиратсыз һәм кәгазь гаризаларсыз, университетларга керү өчен, документларны уңайлы дистанцион форматта бирә алалар. Сервиска 54 югары уку йорты тоташачак.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар тарафыннан вакытлы опекага махсус түләүләр рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында махсус бүлек эшли башлады, анда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә тиешле ярдәм чаралары җыелган.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә айлык түләүләр алу мөмкинлеге бирә торган яңа сервис эшли башлады.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эш итүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында стимуллаштыручы түләүләр булмавына шикаятьләр калдыра алалар.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр https://posobie16.gosuslugi.ru/ яңа сервисы аша 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International