1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә Сколково вәкилләре белән вебинар узачак, алар грант ярдәме буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Сколково» Фонды рәисе Аркадий Дворковичка республиканың цифрлы үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим итте. Эшлекле очрашу югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бинасында узды.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Сколково» Халыкара гимназиясе директоры Оксана Демьяненко белән эшлекле очрашу үткәрде, анда коллегалар мәгарифтә актуаль цифрлы процесслар турында фикер алыштылар.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркының резидент компанияләре «Сколково» квалификацияле резиденты статусын алу өчен экспертиза узуда ярдәм ала алалар.