«Сколково» ясалма интеллект нигезендә эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы проектларны сайлап алу эшен башлап җибәрә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

«Сколково» ясалма интеллект нигезендә эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы проектларны конкурс нигезендә сайлап алу эшен башлап җибәрә. 2022 елда грант ярдәме күләме -1,7 млрд. сум. Һәр субсидия күләме - 20 млн. нан алып 100 млн. сумга кадәр.

Грантлар алуга бизнесны цифрлы трансформацияләүдә ясалма интеллект технологияләрен (ИИ) гамәлгә кертүче компанияләр дәгъва итә ала.

1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә Сколково вәкилләре белән вебинар узачак, алар грант ярдәме буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинарга теркәлү сылтама буенча: https://it-park-event.timepad.ru/event/1971338/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International