Айрат Хәйруллин Аркадий Дворковичны Цифрлы Татарстан белән таныштырды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Сколково» Фонды рәисе Аркадий Дворковичка республиканың цифрлы үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим итте. Эшлекле очрашу югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бинасында узды.

Цифрлы ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, ИТ-парк 2018 елдан бирле «Сколково» фондының төбәк операторы булып тора: технопарк командасы Татарстан компанияләренә һәм стартапларына «Сколково» резидентлары арасына кушылу өчен экспертиза үтәргә ярдәм итә.

Бүген Татарстан фондта катнашучылар саны буенча барлык төбәк операторлары арасында (Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсеннән кала) өченче урында тора. 65 Республика компаниясе «Сколково» резидентлары булып тора, ә 120 проект хәзерге вакытта фондка кушылу өчен гаризалар әзерли.

Моннан тыш, Айрат Хәйруллин хезмәттәшен Бизнес-инкубатор-ел дәвамында стартаплар үсеш өчен комплекслы ярдәм ала торган мәйданчык белән таныштырды. Бүгенге көндә Бизнес-инкубатор Казан ИТ-паркында да, Чаллыда да ачылды. Моннан тыш, 2021 елдан Бизнес-инкубатор вәкиллеге Иннополиста да барлыкка килде.

Шулай ук чара кысаларында Фонд проектының региональ катнашучылары белән очрашу булды, анда Татарстан компанияләре Аркадий Дворковичка турыдан-туры сораулар бирә һәм үз проектлары белән чыгыш ясый алдылар. Мәсәлән, Bon Ration – сервисны булдыручылар үз стартапларын тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, министр һәм фонд рәисе индустриаль совет утырышында катнашты, анда республика территориясендә технопаркларны үстерүнең перспектив юллары турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында Аркадий Дворкович билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – «Сколково» эшли торган иң актив регионнарның берсе. Консультация бирү буенча төп эшчәнлектән тыш, Казан ИТ-паркы һәм Фонд күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашыра. Әйтик, апрельдә Кытайга экспорт акселераторын җибәрү планлаштырыла, ул республика компанияләренә халыкара базарга чыгарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International