Дүшәмбе көннән үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны яңа, унберенче максат – чәчтарашханәгә баруга рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында ил халкына ярдәм күрсәтергә карар кылды. Телебашняларда «өйдә калыгыз» – үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклауның мөһимлеге турында искәрмәләр урнаштырылган.
Цифрлы пропусклар системасына яңа максат өстәлде – хәрби комиссариатка бару. ТР премьер-министры Алексей Песошин Республикада коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында карарга кул куйды.
13 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 900 меңнән артык кешесе цифрлы пропусклар сервисында теркәлгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры цифрлы үткәргечнең кайнар линиясе контакт-үзәгендә булдылар.
Бүген видеоконференция режимында Рөстәм Миңнеханов элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - хәзерге вакытта ерактан торып эшләүче гражданнар өчен ышанычлы элемтә булдыру. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Коронавирус пандемиясе дулкынында кибератакадан зыян күргән Татарстан компанияләре экспертларның түләүсез консультациясен ала алачак. InnoSTage компаниясе Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә киберкуркынычсызлык мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты.
Бизнес-инкубатор резидентлары һәм аны тәмамлаучылар бушлай инструментлар һәм үз-үзләрен изоляцияләү чорында үз сервисларында отышлы тәкъдимнәр тәкъдим иттеләр. Әлеге сервислар эшчәнлекнең төрле өлкәләрен колачлый - күчемсез милектән алып маркетингка кадәр. Кулланучылар платформаларга түләүсез демо-керү, 50% ка кадәр ташламалар, түләүсез сроксыз хезмәт күрсәтү һ. б. алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың белем бирү учреждениеләрендә дистанцион укытуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.
Самоизоляции режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны хәзер https://covid19.tatarstan.ru/ сайты аша алырга була. Моның өчен шәхси кабинет эшли башлады.