Элемтә операторлары дистанцион форматта дәресләр үткәрүче укытучылар өчен бушлай интернетны тоташтырырга тәкъдим иттеләр

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Рөстәм Миңнеханов элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - хәзерге вакытта ерактан торып эшләүче гражданнар өчен ышанычлы элемтә булдыру. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Хәзерге вакытта республикада 9 компания операторлары өй интернетын бирә. Аларның хәбәр итүенчә, бу атнада йөкләнеш 30% ка арткан. Бу укучыларны дистанцион укыту башлану белән бәйле. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре интернетның түбән тизлеге проблемасын хәл итү өстендә эш алып баралар инде.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышуга шулай ук элемтә операторлары да кушылды. Алар дистанцион форматта дәресләр үткәрүче укытучыларны өй интернетын бушлай тоташтырырга әзер булуларын белдерделәр. Шулай ук педагогларга баланста акча булмаса да белем бирү платформаларыннан файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр.

Шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада аерым белем бирү платформасын булдыру мәсьәләсен дә хәл итә.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Цифрлаштыру министрлыгына һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгына мохтаҗ күпбалалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет, компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер ОГЭ һәм БДИга интенсив әзерлек алып барырга кирәк.

«Хәзер җаваплы чорга — чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнүче балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел, безнең бурыч аларга шартлар тудыру, хәзер аеруча моңа мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International