Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү өчен шәхси кабинет эшли башлады

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Самоизоляции режимы  вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны хәзер  https://covid19.tatarstan.ru/ сайты аша алырга була. Моның өчен шәхси кабинет эшли башлады.​ 

Хәзер татарстанлыларга системада теркәлү узу һәм чыгу өчен кодлар алу өчен SMS-хәбәрләр җибәрергә кирәк. Сайтта паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын күрсәтеп, шәхси кабинетыңны булдыру да җитә. 

Элегрәк системада SMS форматы аша теркәлгән республика халкы теркәлү узу турында беренче хәбәрдә алган код аша үз шәхси кабинетларына керә ала.

Цифрлы үткәргечләр системасында барлыгы 457 меңнән артык татарстанлы теркәлгән. Өйдән чыгу өчен 810 меңгә якын SMS-пропуск бирелгән. Шул ук вакытта кодларның яртысы республика халкы дачага чыгу өчен сорый.

Сервис Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге командасы һәм Ак Барс Банк санлы командасы белән берлектә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Система ABCloud хосусый болытында җәелдерелгән, ул узган ел Ак Барс банкы тарафыннан төзелгән. Республика эчендә Татарстан халкының шәхси мәгълүматлары белән эшләү өчен куркынычсыз болытлы инфраструктура булуы цифрлы үткәргечне гамәлгә ашыру вариантын сайлаганда төп фактор булды.

*20:00 05.04.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International