Дүшәмбедән үткәрү системасында яңа максат – чәчтарашханәдә булу барлыкка киләчәк

2020 елның 18 апреле, шимбә

Дүшәмбе көннән үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны яңа, унберенче максат – чәчтарашханәгә баруга рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

ТР премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Документ тексты нигезендә, чәчтараш салоннары үз эшен киләсе атнадан башлап, барлык санитар нормаларны мәҗбүри үтәгәндә дәвам итә алачак.

Республика халкы цифрлы пропускларны бары тик онлайн, https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинет аша гына ала алачак. Бу максатны SMS-хәбәр аша рәсмиләштереп булмаячак. Чәчтарашханәгә айга бер тапкыр барып була. Ике сәгать вакыт биреләчәк.

Унберенче максат системасында эш башлану турында дүшәмбе көнне өстәмә хәбәр итәрбез.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 апрельдән үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар системасы эшли. Бу вакыт эчендә сервиста бер миллионнан артык кулланучы теркәлгән. Бирелгән кодларның саны 4 миллион билгегә якынлаша.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне контакт-үзәктә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча алырга мөмкин. Шулай ук тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://covid19.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International