27 июльдә Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы булды.
IT-паркта Татарстанда Якутия көннәре кысаларында «Sakhainnovations» инновацион проектлар күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә барышында республикалар арасында цифрлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Халыкара компетенция үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында радио һәм элемтә көненә багышланган ИТ-тармак хезмәткәрләренең үзешчән сәнгать фестиваленең гала-концерты узды.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаштылар. Безнең белгечләр рәсмиләштергән басмаларга язылу «Әлмәт балалар йорты»на җибәреләчәк.
25 октябрьдә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Азат Мөгыйнов «Бердәм мәгълүмати киңлек булдыру: конституциячел-хокукый аспектлар» IV Конституцион укулар программасында катнашты. Чара Казан ИТ-паркында узды.