Азат Мөгыйнов Татарстан Республикасының IV Конституцион укуларында катнашты

2019 елның 25 октябре, җомга

25 октябрьдә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Азат Мөгыйнов «Бердәм мәгълүмати киңлек булдыру: конституциячел-хокукый аспектлар» IV Конституцион укулар программасында катнашты. Чара Казан ИТ-паркында узды.

Укуларда «цифрлаштыру чорында иҗтимагый мөнәсәбәтләр», «мәгълүмат-цифрлы киңлектә гадел хөкем», «цифрлы киңлекнең тотрыклылыгын тәэмин итү факторы буларак гадел хөкем: институциональ һәм инфраструктура потенциалы», шулай ук «бердәм мәгълүмат киңлеген формалаштыруның методологик нигезе буларак Россия Федерациясе Конституциясе» темалары буенча фикер алыштылар.

Азат Могыйнов, шулай ук ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов укулар Президиумына керделәр, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкләде.

Татарстан Республикасының Конституцион укулары 2016 елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән үткәрелә. Быел укуларны оештыручылар - Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ТР Конституция суды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International