ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм  элемтә министрлыгы итеп үзгәртелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан элемтә министрлыгы региональ проектларны - региональ урман комплексы белән цифрлы идарә итү өлешендә - узган ял көннәрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итте.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Октябрьдән Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыру башлана. Болар - мәктәпләр, җирле үзидарә органнары, фельдшер-акушерлык пунктлары, Росгвардия бүлекчәләре, территориаль сайлау комиссияләре, янгын сүндерү бүлекләре.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

6 сентябрьдә «Кайнау ноктасы – Казан» күмәк эш киңлегендә дәүләт һәм бизнес вәкилләре өчен "DigITall" беренче форсайт-сессия узачак. Алга киткән идеяләр генерациясе һәм диалог өчен бер мәйданчыкта беренче тапкыр хакимият органнары, фәнни учреждениеләр, бизнес һәм стартап-проектлар вәкилләре берләшәчәк, нәтиҗәдә Татарстанның цифрлы трансформациясенең юл картасы формалаштырылачак.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Байтик» лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык өлкәсендә санлы лагерьга балаларны кабул итә. Беренче бушлай сменага гаризалар (4 августтан 17 августка кадәр) 25 июльгә кадәр кабул ителә! Тагын ике смена октябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2019-2021 елларда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады»  милли программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 меңгә якын социаль әһәмиятле объект Интернетка киң полосалы үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла. Алар арасында - ФАПлар, мәктәпләр, янгын сүндерү бүлекләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International